Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Беренче кар яуган көнне Әлмәттә урамнарны җыештырырга 17 берәмлек техника чыкты

Шулай ук юлларны бозлавыкка каршы да эшкәртә башладылар.

Беренче кар яуган көнне  Әлмәт урамнарын җыештырырга 17 берәмлек техника чыкты. Шулай ук 18 эшче җәлеп ителде – алар кулдан чистарттылар. Кышын әлеге эш белән  шәһәр автомобиль юллары идарәсе шөгыльләнә. Алар гомуми файдаланудагы 350 километр юлны, 150 километр тротуар һәм велоюлларны тәртиптә тота-аларның озынлыгы 110 километрдан артык.

 

Сезонга 800 тонна ком-тоз катнашмасы һәм өч мең тонна минераль галит әзерләнгән. Хезмәтләр юл чатларын, боҗраларны, җәяүлеләр кичүләрен, шулай ук күтәрелү һәм төшү урыннарын бозлавыкка каршы эшкәртә башладылар. Кыш көне эшкә барлыгы 35 тән 40 ка кадәр техника берәмлеге җәлеп ителәчәк.

«Быел узган елдагы кебек үк диярлек. Без шулай ук өстәмә төягеч һәм тагын ике берәмлек – «Беларус» тракторлары сатып алдык. Алар шәхси секторны чистартачак», - дип сөйләде шәһәрнең автомобиль юллары идарәсе  баш инженеры Рафис Нуришанов.

Юлчылар һава торышына мониторинг алып баралар-эшне гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе белән берлектә башкаралар. Бу һава торышына әзер булу өчен кирәк.

 

 

Фото: шәһәрнең автомобиль юллары идарәсе

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса