Әлмәт - социаль ипотека программасы буенча сатып алынган фатирлар саны буенча лидер
Социаль ипотека буенча яңа программаның инициаторы - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул быелның июлендә программаның старт алуы турында белдерде.
Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы буенча 19 гаилә инде үз торакларына күчкән. Ә 52 гаилә аларга үз фатирларыннан ачкычлар тапшыруларын көтә.
⠀
Социаль ипотека буенча яңа программаның инициаторы - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул быелның июлендә программаның старт алуы турында белдерде.
⠀
Гаилә башлыкларының берсенең яше 36 яшьтән артмаган, икесе дә Татарстанда эшләгән, гаиләдә һәр кешегә айлык керем яшәү минимумыннан югарырак булмаган очракта гаиләләр фатир алырга мөмкин.
⠀
Бала белән яшәүче тулы булмаган гаиләләр дә программадан файдалана ала. Социаль ипотека буенча фатир елына 7 % белән 28,5 елга кадәр бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа