Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар арта

Безне нинди яңалыклар көтә, тарифлар ни сәбәпле үсә - бу мәсьәлә барлык служба җитәкчеләре катнашында уза торган айлык эшлекле киңәшмәдә дә тыңланды.

Торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр - һәркемне кызыксындыра һәм шул ук вакытта борчый торган тема. Яңа елга гадәттә куркып аяк басабыз, тарифлар күпмегә артыр, янәсе. Менә икенче ел инде алар ел башыннан түгел, июль аеннан үзгәрә. Районның энергетика комиссиясе 22 майда торак хезмәтләренә 1 июльдән тарифларны арттыру турында карар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров торак хезмәтләренә тарифлар билгеләүдә Россия Федерациясендә 2012-2014 елларга социаль-икътисади фаразлар нигез итеп алынуын җиткерде. Тулаем алганда, түләү гомуми торак мәйданының бер квадрат метрына 42 тиенгә арта. Торак хезмәтләр җыелмасы шулай ук квадрат метрга 22 сум 55 тиен булачак.

Ә хәзер аларга аерым-аерым күз салыйк. Капиталь ремонт өчен без моңа кадәр квадрат метрына 5 сумнан түләп килдек һәм ул байтактан үзгәрешсез калды. Икенче яртыеллык өчен тариф бәясе дә 2010 ел дәрәҗәсендә яки шулай ук 5 сум. Торак фонд белән идарә иткән өчен хезмәтләр бәясе 28 процентка арттырыла, акчага күчергәндә без август аеннан (чөнки июль ае өчен түләүгә квитанцияләр шушы вакытта килә) квадрат метрга элеккеге 1 сум 49 тиен урынына 1 сум 90 тиен түли башлаячакбыз. Рияз Комаров искәрткәнчә, әлеге хезмәткә түләнгән акчалар нигездә эш хакларына, иминият взносларына, салымнарга һәм башкаларга тотыла.

-Торак фонд белән идарә итүдә мәшгуль хезмәткәрләрнең эш хаклары 2011 ел дәрәҗәсендә кала бирә. Бу төр тариф бүген республикада иң түбәне, - дип искәртте ул.

Йорт эчендәге гомуми кулланылыштагы урыннарны, йорт яны территориясен җыештыру, чүпүткәргечләргә хезмәт күрсәтү буенча тарифлар 1, бинага агымдагы ремонтка 2 процентка арта. Прокуратура дәгъвасы белән йорт эчендәге салкын, кайнар су белән тәэмин итү, субүлгеч инженерлык челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау тарифларына да үзгәрешләр кертелгән. Хәзер "йорт эчендәге суүткәргеч-канализация челтәрләренә агымдагы ремонт" һәм "йорт эчендәге үзәктән җылыту челтәренә агымдагы ремонт" маддәләре гомуми йорт счетчиклары куелу-куелмауга карап аерыла.

- Узган ел гомуми йорт счетчиклары һәм көйләнә торган узелларга техник хезмәт күрсәтү аерым маддәдә күрсәтелә иде, ләкин анда кайбер чыгымнар каралмады, - дип аңлатты Рияз Комаров.

Газета укучыларыбыз 1 июльдән торак хезмәтләренә булачак тарифлар белән газетабызның 41 нче санының 12 нче битендә урнаштырылган таблица аша танышкандыр дип уйлыйбыз. Сүз уңаенда, торак фондка, газ, электр челтәрләренә хезмәт күрсәтүгә бәяләр былтыргы дәрәҗәдә калдырыла. Дератизация дә 2010 елдан бирле үзгәрми.

Каты көнкүреш калдыкларын түгүгә тариф бүгенге 1 сум 19 тиеннән 1 сум 26 тиенгә күтәрелә. Үсеш ягулыкка чыгымнар һәм хезмәт хакына индексация ясалу белән аңлатылды.

Ә менә лифтка техник хезмәт күрсәтүгә бәяләр 7 процентка кими. Сәбәбе - чыгымнар исемлегеннән электр белән тәэмин ителешнең сызып ташлануы. I-II катта яшәүчеләрдән сораулар еш керә. Алар игътибарына тагын бер кат шуны җиткерәбез: Торак кодексы нигезендә күпфатирлы йортлардагы гомуми милекне карап тоткан һәм ремонтлаган өчен түләү квадрат метрдан исәпләнә. Моңа лифт та керә. 1 июльдән лифтны карап тоткан һәм файдаланган өчен түләү бер маддә итеп -" лифтларга техник хезмәт күрсәтү" булып язылачак һәм түләү беренче каттагы фатирлардан да башлап квадрат метрына 3 сум 7 тиеннән исәпләнәчәк.

Газга тариф федераль орган тарафыннан билгеләнә. 1 июльдән ул 15 процентка артачак һәм бер кубометры 4 сум 61 тиен булачак. Калган коммуналь хезмәтләргә бәяләрне Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты билгеләгән. Агымдагы елның икенче яртыеллыгыннан без су белән тәэмин иткәннәре өчен 6 (кубометры 39,04 сум/м3), субүлүгә 6 (16,18 сум/м3), җылылык өчен 13 (1823,97 сум/Гкал.), электр энергиясенә 12 (2,88 сум/Квт.сәг.) процентка артыграк түли башлаячакбыз.

Кыскасы, 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә чикле бәя квадрат метрына 98 сум 80 тиен тәшкил итә. Бу быелның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 8 сум 45 тиенгә күбрәк. Тулаем торак-коммуналь хезмәтләргә түләү 9 процентка арта.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250