«Сәмрух» ел премиясен быел кем алыр?
Сәләт йортында ХI Республикакүләм «Сәмрух» ел премиясенең сайлап алу этаплары башланып китте.
«Сәмрух» премиясе 2015 елдан башлап, Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, Сәләт активистларының, партнерларының, Сәләт проектлары авторларының һәм оештыручыларның эшенә бәя бирү максатыннан оештырыла. Сәләт эшчәнлегендә актив катнаша торган балалар, яшьләр, остазлар 18 номинациядә көч сынаша.
«Ел әйдаманы» «Әйдаманнар ярышында», «Ел клубы» төбәк «Сәләт» клублары өчен гамәли уку-укыту семинарында билгеләнсә, «Ел сәлкеше», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел методисты», «Ел директоры», «Ел кулдашлары», «Ел аланы», «Сәләт җырлый» номинацияләренең сайлап алу этаплары Сәләт йортында уза.
2 декабрь көнне 2025 елның «Ел кулдашлары» номинациясенең сайлап алу этабы узды. Сәләтле балаларны һәм яшьләрне үстерү өлкәсендә республикакүләм «Сәмрух» ел премиясенең финал этабында экспертлар советы катнашучылар белән әңгәмә уздыра, аларның әзерләгән чыгышларын карый һәм бәя бирә.
Сайлап алу этапларында жюри әгъзалары буларак мөхтәрәм кунаклар да катнашты: ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов, «Сервис стиль» җиһаз компаниясе генераль директоры, Сәләт проектлары партнеры, Сәләтче Лениза Ризванова, «ТАТТЕЛЕКОМ» ГАҖ клиентлары белән эшләү департаменты җитәкчесе Гөлназ Нуртдинова, ШТКның Татар лигасы җитәкчесе, телевизион уеннар алып баручысы Рамил Агдеев, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры, Сәләт клубының IX Президенты Айгөл Габдрахманова, Бөтендөнья һәм Бөтенроссия конкурслары җиңүчесе, композитор, башкаручы, Сәләтче Ләйсән Арсентьева.
«Оештыручыларга, катнашучыларга, җанатарларга шушындый матур чараны оештырганнары һәм биредә катнашканнары өчен бик зур рәхмәт! Бары тик алга!» – дип сәламләде сәләтле яшьләрне ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров «Ел кулдашлары» номинациясендә.
«Бер ел сизелмичә дә узып киткән. Узган елны да бу чарада «Ел сәлкеше» номинациясендә жюри әгъзасы буларак катнашкан идем, якты эмоцияләр һәм күтәренке кәеф туплап кайткан идем. Шуңа күрә бу елны да килмичә кала алмадым, бик зур рәхмәт чакыруыгызга, катнашучыларга уңышлар телим!» – дип рәхмәт сүзләрен белдерде Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов.
Катнашучыларны сайлап алу этабы 2025 елның 25 ноябреннән 2026 елның 22 гыйнварына кадәр бара. Жюри әгъзалары «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры» һәм «Ел кулдашлары» финалистларының чыгышларын карап, җиңүчеләрне билгеләде. Алда тагын алты номинация буенча ярышлар узачак. Аларның нәтиҗәләре буенча Сәмрух кошына лаеклы яшьләр ачыкланачак. Җиңүчеләрнең исемнәрен исә, 2026 елның февраль аенда, премияне тапшыру тантанасында беләчәкбез.
Яраткан сәлкешләрегез, әйдаманнарыгыз, методистларыгыз һәм аланыгыз өчен җан атарга 9 декабрь һәм 15, 20, 22 гыйнвар көннәрендә 18:00 сәгатьтә Сәләт йортына рәхим итегез! Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia