Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Әлмәттә илкүләм проект буенча сусаклагыч төзекләндерелә

Татарстанда иҗтимагый урыннарны һәм ишегалларын төзекләндерү өчен онлайн-тавыш бирү старт алды. Ул 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанлылар «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзекләндереләчәк җәмәгать урыннары һәм «Безнең ишегалды» программасы буенча яңартылачак ишегаллары өчен тавыш бирә ала.

Киләсе елда тормышка ашырырга планлаштырылган проектларны билгеләү өчен тавыш бирүдә 283 иҗтимагый киңлек һәм 812 ишегалды территориясе катнаша.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Безнең ишегалды» программасы буенча һәм «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында, быел республикада 678 йорт яны территорияләре һәм 63 иҗтимагый киңлек төзекләндерелә. Әлеге эшләрне финанслауның гомуми күләме 11,9 миллиард сум тәшкил итә, аларның якынча 2 миллиард сумы республиканың 45 муниципаль районында иҗтимагый киңлекләрне яңартуга юнәлдерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса