Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Дүрт айда 400 мең татарстанлы диспансеризация узган

Мондый тикшеренү нәтиҗәсендә һәр унбишенче кеше үзендә җитди авыру ачыклаган һәм вакытында дәвалана башлаган.

Татарстанда быелның дүрт аенда 400 меңләп кеше диспансеризация һәм һөнәри медицина тикшеренүе узган, тагын 118 116 кешегә тирәнтен диспансеризация үткәрелгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Эш урынында үткәрелгән һөнәри медицина тикшеренүе нәтиҗәләре буенча 100 меңгә якын кеше (ягъни беренче этапта тикшеренүчеләрнең 24,3 проценты) диспансеризациянең икенче этабына җибәрелгән, шуларны 77 проценты җентекле тикшеренү узарга җитешкән инде.

Даими тикшеренеп тору йөрәк-кан тамырлары системасындагы тайпылышларны, бронхлар һәм үпкәләрдә хроник авыруларны, шикәр чире һәм яман шеш кебек аеруча куркыныч чирләрнең азып китүен кисәтергә ярдәм итә ди белгечләр.  Әлеге авырулар инвалидлык, үлем чыганагы булып тора. Аларны башлангыч стадиядә ачыклаган очракта дәвалау яхшы нәтиҗәләр бирә.

Быел диспансеризация барышында беренче тапкыр 26 меңгә якын чир ачыкланган. Болар, нигездә, әлеге дә баягы аеруча куркыныч саналган авырулар. Әйтик, 30 проценты – кан әйләнеше системасындагы тайпылышлар, шул исәптән 77 проценты – кан басымының югары булуы белән бәйле авырулар.

Республика онкология диспансерының беренчел мәгълүматлары буенча, быелның дүрт аенда яман шешнең 265 очрагы тәүге тапкыр диагнозланган, аларның 75,8 проценты – иртә стадияләрдә (I-II стадияләр). Ачыкланган бу авыруларның күпчелеге – 24,1 проценты (64 очрак) – күкрәк бизе яман шеше.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса