Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

“Шәһри Чаллы” газетасындагы язмалар белән күрмәүчеләр дә таныша ала

Газета күзләре күрмәүчеләр өчен аудиоформатта язмалар тәкъдим итә башлады.

15 октябрьдә  Россиядә "Ак таяк" көнен билгеләп үтәләр. Күрмәүчеләр очраша торган проблемалар белән таныштыру һәм аларны чишү өчен, бөтен ил буенча төрле чаралар уза. 

“Шәһри Чаллы” күрмәүчеләргә ярдәм йөзеннән газета битләрендә бастырылучы кызыклы материалларны аудиоформатта да тәкъдим итә башлады. 

 Чаллы сукырлар җәмгыяте әгъзасы Рамил Гобәйдуллин белдерүенчә, редакция бик тә кирәкле эшкә алынган. “Татар телендә аудиокитаплар күп булмаса да бар, тик аларның күбесе әкият яки шигырь тибында. Безнең исә гадәти тормыштан алынган аянычлы язмышларны, булган хәлләрне, вакыйгаларны да тыңлыйсы килә. Без аларга “Шәһри Чаллы”ның социаль челтәрләрендә тап булдык. Бу эшегез дәвамлы булсын иде”, - ди 15 ел күзләре күрмәүче егет.

“Шәһри Чаллы” газетасы тарафыннан тәкъдим ителүче аудиоязмаларны газезтаның Вконтакте төркемендә тыңларга була. Аларны журналистлар, укытучылар, театр артистлары укый.  Киләчәктә редакция хезмәткәрләре ил-көн яңалыкларын да аудиоформатта тәкъдим итәргә планлаштыра.

 

"Шәхри Чаллы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса