Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанлыларның җирле үзидарә органнары эшенә бәя бирү мөмкинлеге бар

Тикшеренү аноним характерда һәм аның нәтиҗәләре муниципалитетлар һәм халыкка хезмәт күрсәтә торган оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруда тәкъдимнәр эшләү өчен генә кулланылачак.

31 декабрьгә кадәр Татарстан халкы интернетта халыкка хезмәт күрсәтә торган җирле үзидарә органнары һәм учреждениеләр эшчәнлеген бәяли ала. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сораштыруга сылтама белән баннерлар «Рәсми Татарстан» дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының бердәм порталында, Татарстан Хөкүмәте рәсми порталының һәм республика муниципаль берәмлекләре порталының башлангыч битләрендә, шулай ук төбәк Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Шулай ук сораштыруны турыдан-туры https://open.tatarstan.ru/polls/ сылтамасы буенча узарга мөмкин.

Аерым алганда, «транспорт хезмәте күрсәтү сыйфатын, юл өслеген, су, электр һәм газ белән тәэмин итүне оештыру дәрәҗәсен» һәм муниципаль берәмлекләр эшенең башка юнәлешләрен бәяләү мөмкинлеге бар.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча республика дәрәҗәсендә югарыда телгә алынган структураларның эш нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән идарә карарларын эшләү күздә тотыла. 2020 елда сораштыруда 12 меңнән артык татарстанлы катнашкан булган. 

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса