Татарстанда ЭВМны уйлап табучы Бәшир Рәмиев исемен мәңгеләштерергә планлаштыралар
4 декабрьдә Россия информатикасы көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм беренче санлы электрон исәпләү машинасын булдыру истәлегенә барлыкка килде.
Уйлап табучылар арасында 30 яшьлек татар Башир Искәндәр улы Рәмиев та бар иде .
⠀
Инженер Иссаак Брук белән бергә ул Советлар Союзында ЭВМны беренче уйлап табучы була. 1948 елның августында алар СССРда ЭВМ схемасын тасвирлаган беренче «автоматик цифрлы электрон машина» проектын тәкъдим итә, ә 1948 елның 4 декабрендә СССР министрлар советының халык хуҗалыгына алдынгы техниканы кертү буенча Дәүләт комитеты аларга 10475 номерлы авторлык таныклыгын бирә.
⠀
Министрлыкта күренекле татар галиме һәм уйлап табучы Бәшир Рәмиев истәлеген мәңгеләштерү өчен 2022 елгы цифрлаштыру елы кысаларында урам яки технопаркны аның исеме белән атарга тәкъдим иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа