Патент системасындагы шәхси эшмәкәрләргә бу ел ахырына кадәр нәрсә эшләп өлгерергә кирәк?
Шәхси эшмәкәр законда күрсәтелгән эшчәнлекне башкарса, патент системасын куллана ала.
2012 елның 29 сентябрендәге 365-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы һәм түбәндәге чикләүләрне үтәсә:
-хезмәткәрләр саны 15 кешедән артык түгел;
-керем елына 60 млн. сум тәшкил итә;
-залның мәйданы-150 кв. м.;
-транспорт чаралары ≤ 20 берәмлек;
Эшкуарга патент алу өчен ПСН куллана башлаганчы 10 көн алдан гариза бирергә кирәк.
Шәхси эшмәкәрнең патентын үзе гариза алган көннән 5 көн узгач алырга мөмкин.
Агымдагы ел ахырына кадәр хосусый эшмәкәр патент системасында салымнарын түләп бетерергә тиеш.
2022 елның 1 гыйнварыннан патент алу өчен гаризаны 17 декабрьгә кадәр бирергә кирәк.