Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Җанисәпнең соңгы 4 көнендә татарстанлылар арасында 8 iPhone 13 смартфоны уйнатылачак

Россиядә халык санын алу 15 октябрьдә башланды, ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанда Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә катнашучылар арасында iPhone 13 смартфоннарын уйнату дәвам итә. Бүгенге көндә 20 смартфон уйнатылган инде, калган дүрт көндә тагын 8 гаджетның ияләре билгеле булачак.

«Бәйге 1-14 ноябрьдә уза. Ун көн эчендә 20 смартфон уйнатылды. Җиңүчеләр арасында Татарстанның төрле районнарыннан вәкилләр бар. Бүләкләрнең яртысын тапшырдык инде. Халык санын алу кампаниясенең калган көннәрендә республикада яшәүчеләр арасында тагын сигез iPhone 13 смартфоны уйнатылачак», - дип хәбәр итте конкурсның оештыручысы - «Народный Татарстан» төркеме вәкиле.

Республикада яшәүчеләр стационар пунктка яки күп функцияле үзәккә килеп, җанисәп плакаты яисә баннеры фонында селфи ясарга яки фотога төшәргә һәм аларны «ВКонтакте», Instagram социаль челтәрләренә урнаштырырга тиеш. Аккаунтның коммерцияле булмавы һәм ачык булуы шарт. Ике хэштег (#ТатарстанВместе #МояПерепись) булырга тиеш.

Конкурста 14 ноябрьгә – кичке 8гә кадәр фото урнаштырган 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Бәйгедә бер кешедән бер фото гына катнаша. Хәзерге вакытта конкурста республика буенча 9 меңнән артык фото авторы катнашуы мәгълүм.

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе 15 октябрьдә башланды, ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең якынча нәтиҗәләре - киләсе елның апрелендә, соңгы нәтиҗәләре 2022 ел ахырында билгеле булачак. Россия Президенты Владимир Путин, РФ Премьер-министры Михаил Мишустин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев халык санын алу кампаниясендә катнашты инде. 

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса