Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Бөтенроссия экологик диктантта катнаш

14-21 ноябрьдә Татарстанда Бөтенроссия экологик диктанты үткәрелә.

Быел чара офлайн-форматта һәм https://экодиктант.рус/ порталында онлайн-форматта уза. Офлайн мәйданчыкларда теркәлү 1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Экологик диктант тест формасында узачак, анда барлыгы 25 сорау. Биремнәр катлаулылыклары буенча 4 категориягә бүленгән. 

Биремнәрне үтәүгә барлыгы 45 минут вакыт биреләчәк. Тест барышында төрле мәсьәләләр, шул исәптән энергия һәм ресурсларны саклау, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, экологик гадәтләр формалаштыру һәм экология белән бәйле башка мәсьәләләр каралачак.

Диктант нәтиҗәләре буенча катнашучылар катнашучы сертификаты яки җиңүче дипломы белән бүләкләнәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса