Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда прививка ясатмаган 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен QR-кодлар һәм үзизоляция кертелде

Татарстанда дүшәмбе, 11 октябрьдә коронавирус белән вәзгыять начарлану фонында яңа чикләүләр кертелде.

Түбәндәге өстәмә чикләүләр кертелде:

* театрлар, кинотеатрлар (кинозаллар), цирк, концерт заллары 50% тулыланганда гына эшләячәк. Залда 500дән дә артык кеше булырга тиеш түгел;

* күрсәтелгән учреждениеләр, түбәндәге шартларны үтәгәндә, 70 процент тутырылганда эшли алачак:
барлык хезмәткәрләр һәм оештыручылар, медицина күрсәткечләре буенча ясарга ярамаганнардан калганнар вакцинацияләнгәндә; 18 яшьтән өлкәнрәк затлар бары тик COVID-19 га каршы вакцинация узуны раслаучы яки соңгы 6 ай эчендә кичерелгән авыру белешмәсе нигезендә генә кертелә; ТР оператив комитетына чараны үткәрү турында 30 көннән дә соңга калмыйча хәбәр ителгәндә;

* рәсми спорт һәм физкультура, тамаша-күңел ачу, мәдәни чаралар зал 50% тулганда, әмма 500дән дә артык кеше булмаганда уздырылачак. 70%ка тулылану түбәндәге шартларда булырга мөмкин:
барлык хезмәткәрләр һәм оештыручылар, медицина күрсәткечләре буенча ясарга ярамаганнардан калганнар вакцинацияләнгәндә; 18 яшьтән өлкәнрәк затлар бары тик COVID-19 га каршы вакцинация узуны раслаучы яки соңгы 6 ай эчендә кичерелгән авыру белешмәсе нигезендә генә кертелә; ТР оператив комитетына чараны үткәрү турында 30 көннән дә соңга калмыйча хәбәр ителгәндә;

* кунакханәләр, шул исәптән хостеллар, номер фондының тулылыгы 50%тан артмаган очракта эшли алачак. Барлык хезмәткәрләр, ясатырга ярамаганнардан кала, вакциналаштырылган очракта, тулы тутырылыш булырга мөмкин;

* мәйданы 400 кв. метрдан артык җәмәгать туклануы объектларында, спорт үзәкләрендә, бассейннарда, фитнес-үзәкләрдә, аквапаркларда, сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә (комплексларда), берәмләп сату объектларында йөрү, азык-төлек сатылмаган кибетләргә керү QR-код күрсәткәндә генә мөмкин.

* 65 яшьтән өлкәнрәк, ковидтан прививка ясамаган яки соңгы 6 ай дәвамында авыруны кичермәгән затларны мәҗбүри изоляцияләү режимы кертелә. Мондый кешеләргә түбәндәге очраклардан кала, яшәү (булу) урыннарын ташлап китү тыела:

  • ашыгыч (кичектергесез) медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткәндә һәм башка турыдан-туры яшәү һәм сәламәтлеккә куркыныч янау очраклары булганда;
  • COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрергә барганда;
  • якында урнашкан товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу урынына бару;
  • кешеләр күпләп була торган урыннардан кала, яшәү (булу) урыныннан 100 метрдан артмаган ераклыкта йорт хайваннарын йөртү;
  • яшәү урыны янындагы контейнерларга көнкүреш калдыкларын чыгару.

Эш бирүчеләр күрсәтелгән хезмәткәрләрне дистанцион эш форматына күчерергә яисә 65 яшьтән өлкәнрәк затлар өчен күрсәтелгән чикләүләрне үтәүне тәэмин итә торган башка чаралар күрергә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса