Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Казанда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен булган мәктәпләргә 14 млн. сумлык ярдәм күрсәтелде

Белем бирү оешмаларына 14 млн. сумнан артык кирәкле җиһазлар сатып алынды.

Быел республика башкаласында «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 76нчы һәм 11нче номерлы мәктәпләр яңа җиһазларга ия булды.  Бу «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында башкарылды, дип хәбәр итә Татар-информ.

Белем бирү оешмаларына 14 млн. сумнан артык кирәкле җиһазлар сатып алынды. Шулай ук  логопед, психолог һәм дефектолог кабинетлары тулысынча яңартылды. Аларда сенсор бүлмәләре, интерактив логопед өстәлләре, диагностик коррекция-үсеш комплекслары һәм уникаль җиһазлар барлыкка килде.

Хезмәт остаханәләре станоклар, тегү машиналары, үтүкләү системалары һәм җайлаштырылган савыт-саба белән баетылды.

Өстәмә белем бирү кабинетларына җайлаштырылган музыкаль инструментлар алынды. Барлык кабинетлар да Smart интерактив комплектлары, ноутбуклар һәм төсле күп функцияле җайланмалар белән җиһазландырылды.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса