Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанлыларны 1 октябрьдән нәрсә көтә?

1 октябрьдән законнарда үзгәрешләр бар.

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак.


1 октябрьдән кайбер категория бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы индексацияләнәчәк. Аерым алганда, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару үзәкләре, социаль өлкә һәм гидрометеорология хезмәте учреждениеләре, роспотребнадзорның гигиена үзәкләре, росстандартның стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәкләре, шулай ук инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәкләре хезмәткәрләренең хезмәт хакы артачак. Ил буенча уртача алганда, бу категорияләрнең хезмәт хакы 4% ка артачак, дип хәбәр итә РИА «Новости».

Индексация Россия Президентының «май» Указларына (медикларга, педагогларга, галимнәргә, югары уку йортлары мөгаллимнәренә) кагылмый. Аларның хезмәт хаклары 2022 елның 1 гыйнварыннан башлап индексацияләнәчәк.

 

Татарстанлылар Халык санын алуда катнашачак


Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башлана һәм  14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Һәр татарстанлы үзе турында мәгълүматны шәхсән яки "РФ Дәүләт хезмәтләре" порталы  аша бирә ала, дип хәбәр итте Татарстанстат.

Татарстанда 7,1 мең исәпкә алучы һәм 1,2 мең контролер эшләячәк. Моннан тыш, халык санын алуда беренче тапкыр волонтерлар (485 кеше) катнашачак.

Татарстанлыларны тагын нинди үзгәрешләр көтүе турында тулырак "Татар-информ" сайтында таныша аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса