Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Коронавирус таралу сәбәпле, Татарстанда яңа чикләүләр кертергә җыеналар

«Чикләүләр халык күпләп җыела торган чараларга кагылырга мөмкин», — диде Марина Патяшина.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Татарстанда, коронавирус инфекциясе таралуны туктату өчен, яңа чикләүләр кертеләчәген әйтте.

«Чикләүләр кертергә ниятлибез, бу хакта фикер алышабыз. Коронавирус белән еш авыручы кешеләрнең яшь төркемен ачыклагач, анализлап, киләсе атнада план төзербез», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, чикләүләр халык күпләп җыела торган чараларга кагылырга мөмкин. «Тамашачылар концерт залына QR-код буенча керергә мөмкин, бу вариантны да карыйбыз. Әлегә фикер алышабыз», — дип сөйләде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса