Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда хаталар эзләү буенча бәйге тәмамланды

Күптән түгел Татарстанда татар телендә язылган күрсәтмә такталарда, атамаларда хаталар эзләү буенча бәйгегә нәтиҗәләр ясалды.

Анда «Халык контроле» системасы «Атамаларда һәм язуларда хаталар» категориясендә үз белдерүләрен калдырган барлык республика халкы автомат рәвештә катнашты. Бәйге татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия  инициативасы белән узды.

Гомумән алганда, конкурс үткәрү чорында, ә ул бу елның 1 февралендә старт алды — күрсәтелгән категориядә 3 215 мөрәҗәгать бастырылган. Хәзерге вакытта 1 268 мөрәҗәгать буенча чаралар күрелгән, 727 гариза буенча эш алып барыла. Тагын 919  буенча эш планлаштырылган инде. Конкурста катнашучыларның географиясе республиканың 27 муниципаль районын колачлады.


Конкурс нәтиҗәләре буенча системада иң күп гариза калдырган 10 җиңүче сайлап алынды. Алар барысы да кыйммәтле бүләкләр алды. Абсолют лидер булып Лениногорск районыннан МДУ магистранты Тәлгать Хөснетдинов танылды-ул «Халык контроле» системасында 2000нән артык хәбәр  бастырган.

Җиңүчеләрне шулай ук ТР Дәүләт Советы вице-спикеры, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов һәм Камил Нугаев котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса