Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан фермерлары өчен бу ел уңышлы булдымы?

Республиканың фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров авыл хуҗалыгы турында сөйләде.

Бүгенге көндә республикада  рәсми рәвештә 6 048 фермер хуҗалыгы теркәлгән, әмма авыл хуҗалыгында теркәлүчеләр һәм эшләмәүчеләр дә бар. Теркәлгән һәм эшли торган кешеләрнең өч меңгә якын икәнлеген хәбәр итте Камияр Байтемиров. 

Быел Татарстанда 2010 елның коры җәе кабатланды. Шуңа күрә аграрийлар 2,3 миллион тонна ашлык җыеп алуга ирештеләр, ә узган ел бу сан 5,4 миллион тәшкил иткән иде. 

"Безнең мөгезле эре терлекләребез, дуңгызларыбыз, кош-кортларыбыз бар, аларны ашатырга кирәк. 2,3 миллион тонна ашлык җыеп, без терлекләрне азык белән тәэмин итәчәкбез, әмма безнең азык-төлек өлеше дә бар, аның өчен тагын 300-350 мең тонна ашлык таләп ителә. Бу өлешне республикага кертергә туры киләчәк. Зыян зур. Татарстан президенты сүзләренчә, без 28 миллиард сумга якын акча югалтачакбыз. Әмма бу сан әле ахыргы сан түгел, чөнки хәзер безнең фермерлар һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр ашлык анализларына тапшыра башлаячак, һәм без аның чәчүлек сыйфатына туры килү-килмәвен карарбыз. Бәя кую мәсьәләләрен дә алыйк. Дәүләт, кызганычка каршы, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрне җайга салмый",- дип белдереде республиканың  фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров. 

Интервьюның тулы варианты белән  монда таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса