Татарстанда 15 июльдән инвалидларга, балаларга "Путин түләүләре" өчен гаризалар кабул ителә башлый
6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларның күбесенә гариза тутырырга туры килмәячәк.
РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге 15 июльдән башлап, 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга һәм 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге, төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затларга яңа бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гаризалар кабул итә башлый. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.
"6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларның күбесенә гариза тутырырга туры килмәячәк. Гаризалар автомат рәвештә фондның булган мәгълүматлары буенча формалаштырыла һәм дәүләт хезмәтләре порталында әти-әниләрнең шәхси кабинетлары буенча җибәрелә", — диелә.
Әгәр ата-аналар элек түләүләр сорап мөрәҗәгать итмәгән икән, гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Гаризалар 15 июльдән кабул ителә башлый һәм 3,5 ай дәвамында, октябрь ахырына кадәр кабул ителәчәк. Ата-аналар түләү өчен теләсә кайсы уңайлы вакытта бу чор дәвамында мөрәҗәгать итә алалар.
Түләүләр, мөрәҗәгать итүче күрсәткән счетка акча күчерү юлы белән, август аеннан башланачак. Татарстанда 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә 468 мең бала дәгъва итә, түләүләрнең гомуми суммасы 4,68 млрд сумнан артып китә.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин «Балалары булган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләү турында»гы Указга кул куйды. Ул россиялеләргә социаль ярдәм чараларын киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа