Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Әлмәттә 46 яшь гаилә яңа торак программасы буенча фатир алды

Әлеге программа 2020 елның июлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте.

Республикада  441 яшь гаиләгә узган елның  елның җәендә башланган «Яшь гаиләләр өчен социаль ипотека» республика программасы буенча фатир тапшырылганлыгын хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте.

Бу программа буенча Казанда 174 яшь гаилә, Түбән Камада — 144 гаилә, Әлмәттә 46 яшь гаилә фатирлы булган.

«Яңа программаны тормышка ашыру безгә „Торак һәм шәһәр мохите“ илкүләм проекты кысаларында гына түгел, ә, һичшиксез, „Демография“ илкүләм проектын да гамәлгә куярга этәргеч бирә», — дипчыгыш ясады Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла. Дәүләт җитәкчесе бу эшләрнең максатларын 2020 елның 21 июлендә кабул ителгән 474нче санлы указында билгеләде, аны «май указы» дип тә атыйлар. 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса