Әлмәт ГТОның җәйге республика фестивалендә призлы урын яулады
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан республикасында «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыруның барышы турында киңәшмә узды.
Эшлекле очрашуны премьер-министр урынбасары-Фазлыева Ләйлә Ринат кызы алып барды, ә киңәшмә кысаларында Әлмәттә эш тәҗрибәсе белән Әлмәтнең физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы - Бакалдин Дмитрий Владимирович уртаклашты.
Чара ахырында "ГТО җәйге республика фестивале"ндә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды, аның нәтиҗәләре буенча Әлмәт икенче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа