Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәткә бөтен Россиядән триатлетлар җыелды

Бу ял көннәрендә Әлмәттә триатлон буенча иң зур ярышлар узды, алар илнең төрле төбәкләреннән 700дән артык спортчыны берләштерде.

Триатлон дистанциясе «Sprint» шәхси зачетында һәм «Sprintrelay» команда эстафетасында йөзү, велосипед һәм йөгерү этапларыннан тора. Катнашучылар 750 метр йөзеп, 20 километр үтеп, 5 километр йөгереп үттеләр.

Спринт дистанциясенә паратриатлетлар да чыкты, искиткеч нәтиҗәләр һәм ярыш рухы күрсәтте. Паратриатлетлар триатлон буенча Россия чемпионаты һәм сукыр спортчылар арасында Россия чемпионаты кысаларында ярыштылар.

«Әлмәт триатлоны-2023» шәһәр пляжында тантаналы рәвештә ачылды. Район башлыгы Тимур Нагуманов, спортчыларны һәм кунакларны сәламләп, Әлмәтнең чираттагы тапкыр Россия триатлонының чын башкаласына әверелүен һәм бу безнең өчен зур хөрмәт булуын билгеләп үтте.

- Иртән шәһәр пляжында су кайнап чыкты, иң яхшы юниорларыбыз старт алды һәм үзләренең иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәтте. Россия триатлон Федерациясе, республика спорт министрлыгы, шәһәр хезмәтләре белән бергә без сезнең өчен максималь шартлар тудырырга тырыштык. Тиздән трассага Әлмәт триатлоны-2023 катнашучылары чыгачак.Бу безнең халыкның активлыгы һәм мавыгуы күрсәткече, - дип ассызыклады район башлыгы.

 

Тантаналы өлештән соң программаны яшь атлетлар TIMERKIDS йөгереше белән ачтылар. Аннары «Әлмәт триатлоны-2023» бөтенроссия һәвәскәрләр ярышларында катнашучылар старт алды. Катлаулы дистанцияне 300дән артык катнашучы үтте. Район башлыгы Тимур Нагуманов тормыш иптәше белән бергә призлы III урынны алды.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса