Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт батырлары Данил Галиев турниры җиңүчеләре!

Түбән Камада данлыклы көрәшче Данил Галиев истәлегенә көрәш турниры тәмамланды.


Көрәшчеләр өчен бу абруйлы турнирда чыгыш ясау зур әһәмияткә ия. Яшь батырлар өчен әлеге шәхеснең спорт өлкәсендә яулаган зур уңышлары үрнәк булып тора. Данил Галиев 8 тапкыр РСФСР чемпионы, милли көрәш буенча 7 тапкыр ТАССР Чемпионы, 6 тапкыр республика турниры җиңүчесе, 10 тапкыр Түбән Кама Сабантуйларының абсолют батыры.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Әлмәт "Ак бүре" көрәш Федерациясе командасы спортчылары Дмитрий Гайнеев 60 кг авырлыкта чемпион булып танылды! 80 кг авырлыкта чемпион исеменә Рафаэль Калимуллин лаек булды! 60 кг авырлыкта 3 нче урында Рубин Раджабов.

Шулай ук биредә Илһам Шакиров истәлегенә яшьләр арасында көрәш бәйгесе узды. 85 кг авырлык категориясендә Агаларов Чингиз өченче урын яулады. 70 кг Галимов Ринат чемпион исеменә лаек булды. Антошкин Евгений икенче урында.

Командалар арасында Әлмәт икенче урын яулады!

Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса