10 сентябрьдә Әлмәт бөтен Россиядән җиңел атлетларны каршы алачак
TIMERMAN спорт чаралары сериясе белән 2022 елга 12 ярыш планлаштырылган.
10 сентябрьдә Әлмәттә һәвәскәрләр йөгереше— 2022 елдагы Әлмәт ярыммарафоны җиденче тапкыр узачак.
Шунысы игътибарга лаек, элек «марафон» форматында үткәрелгән музыкаль ярыммарафонда оештыручылар йөгерешчеләр өчен аерым плейлист җыя. Йөгерешнең тагын бер үзенчәлеге-бөтен дистанция буенча спортчыларны музыкаль ярдәм нокталары көтәчәк.
Катнашучылар 3, 10 яки 21.1 км дистанцияләрнең берсен сайлый ала, ә яшь атлетлар TIMERKIDS йөгерешендә катнаша ала. Шулай ук корпоратив лига кысаларында теркәлү ачык, ул 27 августта 23:59 сәгатьтә ябыла.
Чарада яшь чикләүләре дә гамәлдә: 3 чакрымга 10 яшьтән, 10 чакрымга җиңел атлетлар 16 яшьтән уза ала, ә ярыммарафон балигъ булганнар өчен генә. TIMERKIDS йөгерешендә бу юлы 3 яшьтән 9 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.
Слотны рәсми сайтта алырга мөмкин.
TIMERMAN спорт чаралары сериясе белән 2022 елга 12 ярыш планлаштырылган. Әлмәт ярыммарафоныннан соң Казан милли ярыммарафоны узачак, ул традицион рәвештә 9 октябрьдә Татарстанда йөгерү сезонын тәмамлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа