Тимур Галимов - «Татнефть» Корпоратив университеты хезмәткәре, тәҗрибәле спортчы, үзенең хәйрия ультрамарафонын бүген иртәнге 4:00 сәгатьтә башлап, Әлмәттән Казанга кадәр йөгерә.
Марафоннан җыелган барлык акчаларны ул илебездә Даун синдромы булган кешеләргә ярдәм итүче «Синдром Любви» фондына бирергә планлаштыра.