Анда 50дән артык яшь һәм профессиональ спортчы үз осталыкларын күрсәтте.
11-12 февральдә Актүбәдә ш.т. б. "Татнефтьнең кышкы кубогы" на ат ярышлары узды. Пьедестал баскычына менү өчен Алабуга, Бөгелмә, Нурлат, Әлмәт, Яр Чаллы һәм Актүбә спортчылары көрәште.
Ярышларның баш хөкемдары-Бөтенроссия категорияле судья Галина Викторовна Ипатова.
Әлмәт ат спорты мәктәбе спортчылары барлыгы җиде алтын, дүрт көмеш һәм ике бронза медаль яуладылар.

Фото: Әлмәтнең ат спорты мәктәбе