Җәлил бистәсендә "Татнефть" призына бокс буенча республика ярышлары узды.
Турнирда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, Җәлил кебек шәһәрләрдән 48 спортчы катнашты.
Юсупов Илназ, Мингалиев Арсений җиңү яулады.
Шушарин Егор, Гудошников Егор 2 нче урыннарны алдылар.
Үсмерләр "Девон-Юность" бокс клубында тренерлар Низамеев Р. Р. һәм Бормотов С. А. җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.