Йөзү буенча ил чемпионатында әлмәтлеләр уңышка иреште
Спорт

Йөзү буенча ил чемпионатында әлмәтлеләр уңышка иреште

Татарстан республикасы җыелма командасы составында өч әлмәтле чыгыш ясады.

 16-21 ноябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә йөзү буенча Россия чемпионаты узды.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең республика командасы өч бронза медаль яулады, шуларның икесен-шәхси чыгышларында, 200 м һәм 400 м комплекслы йөзү ярышларында Вәлиәхмәтов Эдуард яулады.


Нәҗипов Реналь ирекле стиль белән 4х50 м дистанциягә финал ярышларында 5 урынны яулады.


Яковлев Роман ирекле стиль белән 4х200 м дистанциягә финал ярышларында 8 урынны яулады.


Командабызны һәм аларның тренеры Валиахметова Светлана Рәшит кызын котлыйбыз, аларга киләчәктә дә югары спорт казанышлары һәм бары тик җиңүләр генә телибез!