Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Нефтяник»тан Әлмәт хоккейчысы югары хоккей лигасы атнасының иң яхшы капкачысы дип танылды

Рафаэль Хәкимов иң яхшы голкипер исеменә лаек булды.

Тугызынчы атнаның иң яхшы капкачысы итеп Әлмәтнең «Нефтяник» хоккей командасыннан Рафаэль Хәкимов билгеләнде. 2021/2022 ел сезонында "Ефәк юлы Кубогы"ның иң яхшы хоккейчыларын билгели торган махсус комиссиясе иң яхшы капкачы, сакчы, һөҗүмче һәм яңа уенчыларның исемнәрен атады.

"Иң яхшы капкачы" исеменә Әлмәт "Нефтянигы"ннан Рафаэль Хәкимов лаек булды, ул өч җиңү матчында уйнады. Ике матчта Рафаэль үз капкаларына шайбаны якын китермәде",-дип хәбәр иттеләр ярышларның матбугат хезмәтендә.

«Нефтяник» хоккейчылары үз бозында рәттән 4 җиңү яулады. Хәзерге вакытта Әлмәтнең боз дружинасы 18 урында тора. 

 

 

Фото: «Нефтяник» ХК матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса