Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчысы йөзү буенча «Mad Wave Challenge 2021» бөтенроссия ярышларының бронза призеры булды

 6 ноябрьдә Казан шәһәрендә йөзү буенча «Mad Wave Challenge 2021» бөтенроссия ярышлары тәмамланды.

Чарада Россиянең 26 төбәгеннән 11-14 яшьлек егетләр һәм кызлар, шулай ук Белоруссия һәм Молдова спортчылары катнашты.


Безнең шәһәр данын Әлмәтнең олимпия резервы спорт мәктәбенең яшь спортчысы Анастасия Кузьмина яклады.


Ул 100 м га баттерфляй һәм 200 м га баттерфляй белән йөзүдә ике бронза медаль яулады, 2021 ел сезонында Mad Wave Challenge гомуми зачетында бронза медаль яулый алды.


Шулай ук Анастасия 11 яшьлекләр төркемендә, 200 м га баттерфляй ысулы белән йөзүдә яңа рекорд куйды.


Спортчыбызны һәм аның тренерлары Смирнова Ксения Александровнаны һәм Ожегина Надежда Геннадьевнаны котлыйбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса