Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә «Спинист көне» узды

Ярышларда Бөгелмә, Лениногорск, Баулы, Урыссу шәһәрләреннән, шулай ук Әлмәт шәһәренең -«Мирас» спорт мәктәбеннән, 23 нче һәм 25 нче мәктәпләрдән 217 йөзүче катнашты.

9 октябрьдә, Әлмәт шәһәренең йөзү федерациясе планлаштырган спорт чаралары кысаларында, «Мирас» спорт комплексында балалар арасында йөзү буенча «Спинист көне» дип аталган беренчелек үтте.

Ярыш берничә этапта узды. Үз яшь категорияләрендә һәр йөзүчегә 50 м, 100 м, 200 м дистанцияләрне йөзәргә туры килде. 

Стартка төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашкан яшүсмерләр дә һәм  беренче тапкыр гына катнашучылар да   чыкты.

Йөзүчеләр арасында 10 комплект медаль уйнатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса