Әлмәттә спортны сөюче гаиләне ачыклаячаклар
4 июльдә «Спорт сөюче гаилә» фестивале уздырачаклар, анда теләгән һәркем ГТО нормаларын үти алачак.
Анда гәүдәнең сыгылмалыгын тикшерәчәкләр, урыннан сикерү, отжимание ясау мөмкин булачак.
⠀
Шулай ук Әлмәттәге ГТО тест үткәрү үзәге хезмәткәрләре www.gto.ru сайтында теркәлү узарга ярдәм итәчәк. Сезне кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирәчәк .
⠀
Исегезгә төшерәбез, ГТО билгесен алу өчен:
1. www.gto.ru сайтында теркәлү узарга кирәк.
2. Нормативларны үтәү өчен гариза калдырырга.
3. Медицина справкасы алу мөһим.
4. Нормативларны үтәргә.
5. ГТО билгесен тапшыруны көтәргә кирәк.
Чара 4 июль көнне 16:00 сәгатьтә "Яшьлек"тә узачак.
⠀
Фестивальгә теркәлү сайтта башкарыла.
⠀
Бу чара бушлай һәм анда яшь буенча чикләүләр юк.
⠀
Проектның генераль партнеры - "Татнефть" компаниясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа