Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хәбиб Әлмәтне ошатты

Шушы көннәрдә калабызга катнаш сугышчан көрәш төрләре буенча спортчы, UFC чемпионы Хәбиб Нурмагомедов килде.

Аның визитын «Татнефть» компаниясе ярдәме белән ММА федерациясе оештырды. Сүз уңаенда әйткәндә, «Татнефть» массакүләм спортка булышлык итүгә, бигрәк тә балалар спортын куәтләүгә зур игътибар бирә. Ә инде дөнья күләмендәге йолдызның Әлмәткә визиты - спортны популярлаштыру юлында саллы адым.

Хәбиб Нурмагомедов «Нефтяник» хоккейчылар әзерләү үзәгендә, «Мирас» спорт комплексында, әлмәтлеләрнең һәм нефть төбәгеннән килгән кунакларның яраткан ял итү урынына әйләнгән «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә булды. Шәһәрнең спорт мәктәпләрендә, шулай ук олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Данлыклы спортчы белән якыннан аралашу яшь атлетларыбызга көч-дәрт өстәр, яңадан-яңа җиңүләргә рухландырыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса