Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтнең өч спортчысы 14 медаль алып кайтты

Спортчылар менә дигән әзерлек һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

2 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Саранск шәһәрендә йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узды.

Татарстан Республикасы командасы составында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады һәм 14 призлы урын яулады.

Ренат Вәлиәхмәтов - спорт мастеры (юниор):
1 нче урын-200 м (комплекслы йөзү),
2 нче урын-100 м (ирекле стиль белән),

Эдуард Вәлиәхмәтов - халыкара класслы спорт мастеры:
1 нче урын-200 м (комплекслы йөзү)
1 нче урын-400 м (комплекслы йөзү)
2 нче урын-100 м (брасс)
2 нче урын-200 м (брасс)
2 нче урын-4х50 кпл эстафетасы.
Шулай ук ул 200 метрга комплекслы йөзү буенча Татарстан рекордын да яңартты.

Никита Королев - халыкара класслы спорт мастеры:
1 нче урын-100 м (ирекле стиль белән)
1 нче урын-50 м (баттерфляй)
2 нче урын-50 м (ирекле стиль белән)
2 нче урын-50 м (брасс)
2 нче урын-4х50 м эстафета (катнаш)
2 нче урын-эстафета 4х50 м кпл,
2 нче урын-ирекле стиль белән 4х50 м эстафета)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса