Тере кешене үлгәнгә исәпләгәннәр
Юлларда

Тере кешене үлгәнгә исәпләгәннәр

Үле дип табылып, өстенә полиэтилен ябылган гәүдә салкын асфальтта сәгатькә якын яткан.

Юл-транспорт вакыйгасында зыян күргән кешегә ялгыш үлгән дип диагноз куйганы өчен Мәскәүнең ашыгыч ярдәм бригадасы медицина хезмәткәрләре тулы составта эштән җибәрелгән. Алар гаепләрен бер сәгатьтән соң гына - полиэтилен астындагы кеше селкенә башлагач аңлаган. Шуннан соң зыян күрүче авыр хәлдә реанимациягә китерелгән. Тик ул берничә сәгатьтән үлгән.