5 октябрьдә Рус Акташы авылында авария булган.
Якынча мәгълүматларга караганда, ВАЗ - 211440 машинасын йөртүче тукталыш ясаган, шул ук вакытта транспорт чарасының үзеннән-үзе хәрәкәт итүенә юл куймый торган тиешле чаралар күрмәгән.
Автомобиль контрольсез хәрәкәт итә башлаганда 6 айлык бала белән колясканы бәрдергән һәм коймага килеп бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә сабыйны тән җәрәхәтләре белән медсанчастька китергәннәр. Ул хастаханәгә реанимация бүлегенә урнаштырылган.