Юлларда

Фура елгага төшкән, шоферы үлгән

Татарстанда бозлавык нәтиҗәсендә бик күп юл-транспорт һәлакәтләре теркәлде.

М7 трассасының Яр Чаллы-Казан участогында зур йөк машинасы шоферы идарә итүне югалта һәм Нократ елгасы аша салынган күпернең чик коймаларын ватып, зур биеклектән елгага килеп төшә. 28 яшьлек шоферның гәүдәсен водолазлар 4 метр тирәнлектән фура кабинасыннан табып алалар.

Тикшерү бара.