]Әлегә зыян күрүче реанимациядә.
Һәлакәт Казан-Оренбург юлында була. Мактаманың Гагарин урамында сулга борылган вакытта документлары һәм теркәү номеры булмаган скутерда барган егет өстенлекле юнәлештә хәрәкәт итүче MITSUBISHI LANCER автомобиленә юл бирми. Нәтиҗәдә егет хастаханәнең реанимация бүлегенә озатыла. Өстәвенә кагыйдә бозучы һәм зыян күрүченең таныклыгы да юк икән...