Кичә Әлмәтнең СУ-5 боҗрасында юл һәлакәте булды.
Берничә тонна көнбагыш орлыгы тутырылган Volvo шоферы тизлек режимын сакламыйча боҗрага керә. Нәтиҗәдә, фура әйләнеп каплана, ә кузовтагы көнбагыш җиргә коела.
Шоферның хәле турында әлегә рәсми хәбәр юк.