Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

«Тоннель» рейды вакытында Әлмәт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 12 очрагын ачыклаган

Рейд куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозуны туктатуга юнәлдерелгән.

20 июльдә Әлмәт автоинспекторлары куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозуны ачыклауга һәм туктатуга юнәлдерелгән "Тоннель" рейды үткәрде. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хәбәр итә.

Әлеге операция барышында 60 транспорт чарасы тикшерелде һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 12 очрагы ачыкланды: 9 – куркынычсызлык каешын бәйләмәгән өчен, 2 – транспорт чаралары белән идарә итү хокукына ия булмаган зат  автомобиль белән идарә иткән өчен (машиналар махсус тукталышка куелган), 1 – дәүләт теркәү билгесесез автомобиль белән идарә иткән өчен.

 

 

Фото: Әлмәт дәүләт автоинспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса