«Заря» яшүсмерләр клубында юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар
Максат - балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан урамда, юлда укучыларның төп тәртип кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен формалаштыру.
«Заря» яшүсмерләр клубында «юл хәрәкәте кагыйдәләре»темасына класс сәгате узды.
Профилактик әңгәмә барышында 2 нче лицейның мәктәп яны лагеры укучылары юл билгеләренең мәгънәләрен искә төшерделәр, куркынычсыз хәрәкәт кагыйдәләрен кабатладылар һәм юлда куркынычсыз тәртип күнекмәләрен ныгыттылар. «САКЛА» порталыннан фильм күрсәтелде.
Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа