Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Ел башыннан Әлмәт юлларында 2 кеше һәлак булган һәм 27 кеше зыян күргән

Зыян күрүчеләр арасында-4 җәяүле.

Ел башыннан Әлмәт юлларында 2 кеше һәлак булган һәм 27 кеше зыян күргән

Зыян күрүчеләр арасында-4 җәяүле.

Бер машина йөртүче берьюлы өч кешене бәрдергән. Әлмәт районы дәүләт автоинспекциясе 2023 елның беренче аена статистика ясады. Гыйнвар аенда юл-транспорт һәлакәтендә 2 кеше һәлак булган һәм 27 кеше зыян күргән.  23 автомобиль йөртүче һәм пассажир,  4 җәяүле имгәнгән. Узган ел иң киң таралган хокук бозулар өчен автомобиль йөртүчеләр 21 меңнән артык штраф алган.


"Гыйнвар аенда җәяүлеләр катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 4 җәяүле тән җәрәхәтләре алды. Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләрне юлда игътибарлы булырга чакыра", - дип мөрәҗәгать итте РФ эчке эшләр министрлының Әлмәт районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Лиманский.

Караңгыда җәяүлеләргә күренергә фликерлар ярдәм итә. Аларны вакыт-вакыт тематик акцияләрдә «юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» белгечләре тарата. Шәһәр читендә яшәүчеләр өчен аеруча яктылык кайтаручы элементлар кирәк.

Ел башыннан барлыгы 15 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 кеше һәлак булган. Зыян күрүчеләр арасында-4 җәяүле, калган 23е-транспорт йөртүчеләр һәм пассажирлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса