Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт автоинспекторлары транспорт оешмасы хезмәткәрләре белән очрашты

«РемСервис-Транспорт» оешмасында юл - транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатларында хезмәткәрләр белән аңлату эшләре алып барылды.

Очрашу кысаларында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Хезмәткәрләргә агымдагы елда һәлак булучылар һәм яраланучылар саны, юлларда һәлакәтләргә китергән аварияләрнең сәбәпләре турында аналитик белешмәләр җиткерелде.


Машина йөртүчеләргә 2022 елның 12 аенда юл-транспорт һәлакәтләре буенча статистика бирелде, катлаулы һава шартларында транспорт чараларын эксплуатацияләү үзенчәлекләре аңлатылды.


Чара ахырында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча видеофильм күрсәтелде. Барлык катнашучылар да «ЮХИДИ» тарафыннан бирелгән белешмәлекләргә ия булдылар.

 

Фото: Әлмәт ЮХИДИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса