Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

«Тоннель» рейды вакытында Әлмәт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 11 очрагын ачыклаган

Чара автобус һәм ларгус йөртүчеләрнең хокук бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән иде.

3 февральдә Әлмәт автоинспекторлары автобус һәм  ларгус йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклау максатыннан "Тоннель"  махсус чарасы үткәрделәр. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хәбәр итә.

Билгеле булганча, әлеге операция барышында 50 транспорт чарасы тикшерелгән һәм 11 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, шуларның өчесе автобус йөртүчеләрнеке. Куркынычсызлык каешыннан башка пассажирлар йөртү, тахограф булмау һәм техник җитешсезлек өчен бер хокук бозу. Җиңел автомобильләрнең җиде йөртүчесенә карата материаллар төзелгән: 5 – куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен, берсе-тонировка өчен, берсе-документлары булмаган өчен. Автомобильнең бер пассажирына карата куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен материал рәсмиләштерелгән.

 

Фото: дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса