Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә КАМАЗ шоферы велосипедтагы кешене таптаткан

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчене медсанчастькә китерәләр.

10 октябрьдә 7.50 сәгатьтә Әлмәттә Шевченко урамындагы 2 «Г» йорт каршында 37 яшьлек КамАЗ йөртүчесе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган һәм 2007 елда туган велосипедчыга килеп бәрелгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Зыян күрүче велосипедтан төшми генә җәяүлеләр юлы аша чыккан була..

Тән җәрәхәтләре алган велосипедчыны медсанчастькә китерәләр. Аны травматология бүлегенә кабул итәләр.

 

 

Фото: Әлмәт районы буенча Россия эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса