Әлмәттә электр самокатлары буенча рейд вакытында дүрт закон бозучы ачыкланды
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
23 августта Әлмәттә ЮХИДИ бүлеге һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре электр самокатларыннан файдалану кагыйдәләрен үтәү буенча рейд вакытында дүрт кагыйдә бозучыны ачыклаган, дип хәбәр итә Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге.
Автоинспекторлар юл хәрәкәтендә катнашучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, шулай ук аларга тематик белешмәлекләр тапшырдылар.
Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа