Тизлекне арттырган өчен әлмәтле бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде
Максималь тизлекне чикләү 70 км/сәг тәшкил иткән.
Әлмәт районы юлларының берсендә ир-ат 132 км/сәг тизлек белән автомобильдә йөри, шул ук вакытта максималь тизлекне чикләү 70 км/сәг тәшкил итә.
Административ хокук бозу турында беркетмә, тизлекне үлчәү приборы күрсәткечләрен бастырып чыгару һ. б. дәлил булып тора.
Ир үз гаебен тулысынча таныды. Аны гаепле дип таныдылар һәм 1 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иттеләр.
Карар законлы көченә кермәде һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа