Май бәйрәмнәрендә шәһәрнең төп урамын ябачаклар.
Әлмәттә май бәйрәмнәре вакытында шәһәрнең төп урамын ябачаклар. Җәмәгать транспорты Ленин урамындагы ябык участокларны башка урыннардан урап узачак.
ТРС – Герцен – Фәхретдин – Шевченко – Заслонов – Ленин – Яшьлек маршруты буенча йөрү оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, 1 майда җиңел атлетика эстафетасы аркасында Ленин урамын Җәлил урамы киселешеннән Маяковский урамына кадәр ябачаклар. Ябылу вакыты: 8:30- 13:30 сәгатькә кадәр.
6, 7, 8 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү буенча репетиция планлаштырылган. Шулай итеп, 6 майда 13:00- 17:00 сәгатькә кадәр Заслонов урамыннан алып, Радищев урамына кадәр Ленин урамын ябачаклар. 7 майда шул ук урам киселеше ябылачак, әмма 11.00-17.00 сәгатькә кадәр. Ә 8 майда-Җәлил урамыннан алып, Радищев урамына кадәр 13.00-16.00 сәгатьтә хәрәкәт чикләнәчәк.
9 Майда, Җиңү Көнендә, 6.00-23 .00 сәгатьтә Мәрҗани урамыннан Чехов урамына кадәр Ленин урамы ябылачак. 13.00-18.00 сәгатьтә Ленине урамы Төзүчеләр проспекты киселешеннән башлап, Мәрҗани урамына кадәр ябылачак.