Махсус чара куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән.
Якын арада Әлмәттә ТР буенча эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ юл-патруль хезмәте инспекторларының 3 ротасы 1 взводы юл-патруль хезмәте экипажлары тарафыннан «Тоннель» махсус операциясе үткәреләчәк. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
Куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган йөртүчеләргә аерым игътибар биреләчәк.