Автоинспекторлар барлыгы 20 автобусны тикшерде.
28 гыйнварда Әлмәт районында автобуслар буенча рейд узды. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
Операция барышында 20 автобус тикшерелде һәм 8 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Өч автобусның тышкы яктылык приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Ике автобусның номерлары күренмәгән, тагын икесендә куркынычсызлык каешын эләктермәгәннәр. 1 машина йөртүче төзек булмаган транспорт белән идарә иткән.
